Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Атна ахырына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Иртәгә, 17 июньдә, республика циклонның тыл өлешендә булачак, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле һәм кыска вакытлы, җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр булыр дип көтелә. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус һәм көндез +19..+24 градус җылы булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 18 һәм 19 июньдә, Татарстанда һава торышын циклонның тыл өлеше билгеләвен дәвам итәчәк. Төнлә термометр баганалары шул ук +9.. +14 градус күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +24кә кадәр җылыначак.

Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Шул ук вакытта Татарстанның көнбатышында бу көннәрдә явым-төшем ихтималы зур түгел.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 20, 21 һәм 22 июньдә, төбәккә көнбатыштан чираттагы циклон якынлашачак. Яңгырлы һава торышы урнаша, көннәр тагын да салкынрак була — +16..+21 градустан да артык түгел. Татарстанда температура фоны нормадан өч-биш градуска түбән булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев