Атна ахырына 10 градуска кадәр җылыта
Төбәгебезгә Атлантикадан җылы һава керү дәвам итә. Республикада берничә көн рәттән уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән 4-6 градуска югарырак булачак.
14 мартта төнлә – урыны белән, көндез – күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез секундына 15-17 метр тизлектә җил. Һава температурасы тагын берникадәр күтәрелеп, көндез +4…+9 градус, Татарстанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш төбәкләрендә +13 градуска кадәр җитәчәк.
Шимбә – 15 мартта аз гына яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә. Һава температурасы көндез +5…+10, төнге сәгатьләрдә +1…+6 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Якшәмбе – 16 мартта Татарстан циклон йогынтысында калачак. Яңгыр, юеш кар көтелә. Һава температурасы шактый ук төшә: көндез термометрның терекөмеш баганасы -1…+3 градус, төнлә -1…-6 градус күрсәтәчәк. Юлларда – бозлавык. Г
идрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 17-18 мартта Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелә. Көндез 0…+5, төнлә -2…-7 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев