Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Асылдыр безнең кәвем»: Албай белән Владимир авыллары элгәредән аралашып, дус-тату яшәгән

IV Керәшенчә марафонда катнашучы Ольга Гыйльметдинованың язмасын тәкъдим итәбез.

– Туган авылым Владимир белән әниемнең авылы Албай арасы – 8 чакрым. Бу ике керәшен авылы элек-электән аралашып, дус-тату яшәгән. Безнең авылның Трочын бәйрәменә албайлылар җыйнаулашып килгән. Албайның Питрау бәйрәмендә владимирлыларның чибәр гармунчылары Албай кызларын үзләренә гашыйк иткән. Покрау бәйрәмендә инде туйлар гөрләгән. Шулай итеп, ике авылны мәңге өзелмәс нәсел җепләре бәйләгән.

Бу – әти белән әнинең генә түгел, аларның гомерлек гаилә дуслары Микайла дәдәй белән Манюк түтинең дә мәхәббәт тарихы. Михаил дәдәй Кирушин 1934 елда Владимирда туса, Мария (Манюк) Кибякова шул ук елда Албайда туган. Мария исемле кызларга шулай «Манюк» дип, матур итеп Албайда гына эндәшәләр, бездә Марияләр – Марҗый. Әнием Миңкә белән Манюк дус булганнар. Әти әнине 1957 елда алып кайтса, Микайла дәдәй Манюк түтигә бер елдан соң өйләнә. Шушы ике парның дуслыгына гомер буе сокландым.

Аларның хәтта язмышлары да охшаш булды. Кирушиннар бер кыз, өч малай үстерсә, бездә өч кыз һәм бер малай булды. Ике семья да бер улларын югалту кайгысын кичерде. Бакча сукалау, печән чабу, мал сую кебек бетмәс-төкәнмәс эшне алар, уен-көлке катыш, шаяра-шаяра жиңел генә бергә эшләп куялар иде. Әтиләр иртәрәк китте, Манюк түтине дә, йөри алмый башлагач, Чаллыдагы кызы Ольга белән кияве Василий карадылар. Шәһәрдә торып та, Манюк түти телефоннан шалтыратып әнинең хәлен сорашыр һәм авылдагы бөтен яңалыкны сөйләр иде. Аның албайларча көйләп, кызу-кызу сөйләшүен ярата идем. Бу якты истәлекләр аларга иман нуры булып барып ирешсен. Ә бу ике керәшен авылының традицияләре хәзер дә дәвам итә: безнең югары очтагы ике уңган килен Албай кызлары икән.

Фото: Ольга Гыйльметдинова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев