Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Артем Пискунов Азат Хөсәенов турында: «Ул халыкның күңеленә ятышлы, истә кала торган җырлар авторы»

«Интертат» хәбәрчесе композитор Азат Хөсәеновның дуслары, танышлары белән аралашып, аның турындагы истәлекләрне барлаган. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Артём Пискунов та үз фикерләре белән дә уртаклашкан.

Артем Пискунов — Азат Хөсәеновның авылдашы дисәң дә була. Чөнки, Азат Гаянович Актанышта туса да, әтисе белән әнисе – Мөслим районы Усы керәшен авылына мәктәп директоры, укытучы булып җибәрелгән кешеләр. Ул шунда үскән бала. Усыны туган авылы итеп саный иде.

– Азат абый безнең якташ — ул бит ул. Азат абыйның абыйсы минем абыйның кайнатасы була инде — безгә чыбык очы туганрак дип тә әйтергә кирәк. Азат абыйны бик яхшы беләм. Аның абыйсы Гөлүс Хөсәенов минем әтинең классташы, алар кайсы кайда күченеп киткәч тә авылга кайткан саен безнең өйгә кайталар иде — гел бездә булдылар. Безнең авылда берничә тапкыр Сабантуйлар үткәргәне, Питрау бәйрәмнәренә кайтканы бар.

Казанда да еш кына очраша идек — театрларда, төрле мәдәни чараларда күрештек. Бик ачык күңелле, шаян кеше иде. Иҗат кешесе иде. Бу бик зур югалту. Ул халыкның күңеленә ятышлы, истә кала торган җырлар авторы. Бигрәк тә безгә — театр өлкәсендәге кешеләргә бигрәк тә якын композитор, күпме спектакльләргә музыка язган кеше. Урыны оҗмахта булсын».

Тинчурин театрында Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе куелачак. «Премьера 5 мартта», — дип хәбәр итә театр. Бу туксанынчы елларда Азат Хөсәенов көйләре белән чыккан популяр спектакль иде.

«Режиссер Айдар Җаббаров спектакльдәге җырларны үзгәртмичә, аның музыкасы белән чыгарырга карар кылган иде. кызгаыч, композитор премьераны күрми калды... Куелачак спектаклебез аның рухына дога булсын иде», дип яза театрның матбугат үзәге.

Интертат, Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев