Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Аркадий УМНОВ: “Яшьләр эшне җиңеләйтү турында уйлый, ә өлкәннәр шунда ук аны башкара башлый”

Тукай районының Мәләкәс авылы егете, Казан авиация институтында очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү юнәлешендә белем алучы 19 яшьлек Аркадий Умнов инженер булырга җыена.

– Аркадий, бу сессияң ничегрәк үтте? Сынамышларга ышасыңмы, имтихан алдыннан аларны үтисеңме?

– Бу семестрда сессия тиз үтте. Казанда “Россия-АСЕАН” саммиты узгдырылганлыктан, барлык зачётларны һәм имтиханнарны бер атна алдан тапшырырга туры килде. Сынамышларга килгәндә, аларның үзем балачактан ук белгәннәренә ышанам. Мәсәлән, үкчә астына биш сумлык тәңкә салу, аудиториягә сул аяктан керү, һәр имтиханга һәм зачётларга бары тик бер киемдә бару. Әмма шул ук вакытта барысын да үтәмим.

– “Каникул” сүзе нинди хисләр уята?

– Күңел ачуны... Шатлык... Оҗмах ләззәтен...

– Имтиханнар тәмамлангач, җәйге көннәрне ничек үткәрәчәксең?

– Җәйне һәрвакыт күңелле үткәрәсе килә. Шул ук вакытта, акча эшләргә дә телим,. Шушы ике варианттан мин әлегә икенчесен сайлыйм. Дусларым белән каядыр барып, алар белән дә вакытны күңелле үткәрәсем килә.

– Безнең буында өлкәннәрдә булмаган нинди илаһи көч бар?

– Миңа калса, бурыч куйганда, минем буын башта эшне ничек җиңеләйтергә икәнлеге турында уйлый, ә өлкән буын шунда ук аны башкара башлый.

– Әгәр дә уңышсызлыкка очрамавыңны белсәң, иртәгә нинди эшкә тотыныр идең?

– Мин берәр бизнес ачар идем. Барыннан да бигрәк, фитнес үзәк ачарга телим.

– 5 елдан соң син кайда һәм кем булачаксың?

– Биш елдан соң үземне самолётларга һәм двигательләргә техник хезмәт күрсәтү буенча инженер итеп күрәм.

Сорауларга җавапларны КФУ студенты Дарья Дементьева язып алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев