Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Анастасия ИВАНОВА: «Безнең көч – халкыбыз мәдәниятен бөтен дөньяга күрсәтә алу»

20 яшьлек Анастасия Иванова Казан дәүләт мәдәният институтында «халыкчан җырлау, вокал буенча педагог» белгечлегенә укый. Яшьләр көне уңаеннан, Анастасия белән яшьтәше, КФУ студенты Дарья Дементьева әңгәмә уздырды.

– Настя, синең өчен бу сессия ничегрәк узды? Сынамышларга ышасыңмы, алар имтиханда ярдәм итәме?

– Сессия әле узмады, әмма мин имтиханнарны «5»легә тапшырам. Максатым – барлык фәннәрдән дә «5»ле алып, уку елын «алтын сессия» белән тәмамлау. Имтиханнар алдыннан бер генә ырымга ышанам, ул миндә мәктәптән калган: кабинетка уң аяк белән керсәң, уңыш була.

– “Каникул” сүзе синдә нинди хисләр уята?

– “Каникул” сүзен ишеткәч, авылдагы ваемсыз җәйне күз алдына китерәм. Мин үз авылымны – Тәмтене (Теләче районы) искә төшерәм. Анда кайткан саен үземне бәхетле хис итәм. Авылда без туганнар белән җыелабыз, велосипедта йөрибез, тәмле җиләкләр ашыйбыз һәм җылы авыл кичләренең рәхәтен тоеп ял итәбез. Шуңа күрә каникуллар миндә иң җылы һәм күңелле хисләр уята.

– Имтиханнарны биреп бетергәч, җәй көннәрен ничек үткәрергә планлаштырасың?

– Имтиханнарны тапшырганнан соң, авылда ял итәргә, дусларым белән очрашырга һәм җәйне күңелле итеп үткәрергә планлаштырам.

– Өлкәннәрдә булмаган нинди илаһи көч бар хәзер яшьләрдә?

– Минемчә, технологияләр чорында безнең буынның иң төп илаһи көче – бөтен дөньяга үз халкыбызның мәдәниятен күрсәтү. Без үзебезнең керәшен тамырларыбызны онытырга тиеш түгел, шуңа күрә җыруларыбызны, йолаларыбызны һәм биюләребезне социаль челтәрләргә куя алабыз. Аларны күп кеше карый.

Июнь аенда, Россия көне уңаеннан, видео урнаштырдым, анда мин милли керәшен киеменнән идем. Ул бөтен дөнья буйлап таралды. Миңа башка илләрдә яшәүче кешеләр дә язып, бәйрәм белән котладылар. Өстемдәге киемнең кайсы милләтнеке икәнен сораучылар да булды.

Нәкъ менә шунда безнең илаһи көч: технологияләр чорында дөньяга керәшен мәдәниятен киң колач белән күрсәтә алабыз. Бу – безнең буынның тарихны саклап, аны бөтен кешегә ишеттерү мөмкинлеге. Үткәнебезне белеп, бүгенге көндә шул мирасны заманча ысуллар белән тарату – чын көч тә, горурлык та

Әгәр дә уңышсызлыкка очрамавыңны белсәң, иртәгә нинди эш башлар идең?

– Иртәгә уңышсызлыкка очрамаячагымны төгәл белсәм, табигый тукымалардан уенчык, шул исәптән милли киемнәрдәге курчаклар да ясар идем. Алар гади генә уенчык түгел, ә хәтер сакчылары булыр иде. Һәм аларны балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бүләк итәр идем

5 елдан соң син үзеңне кайда һәм кем итеп күрәсең?

– Мин үземне 5 елдан соң бишек җырларын җырлаучы әни, илһамландыручы хатын һәм Татарстанда танылган артистка итеп күрәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев