Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ана капиталы программасын үзгәртергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш белдерүенчә, торак бәясе кыйммәтләнү һәм ипотека шартлары кырыслану сәбәпле бу түләү символик ярдәмгә әйләнеп калу белән яный.

Аның әйтүенчә, балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту чарасы буларак, 2007 елда уйлап табылган ярдәм чарасы акрынлап кына сатып алу сәләтен югалтып бара.

«Программа гамәлгә кергән елларда ана капиталы еш кына торак хакының зур өлешен һәм хәтта тулаем каплауга җитә иде. Бүген исә икенче балага түләнелә торган 963 243 сум күп кенә төбәкләрдә банкларның минималь таләбен — 10-20 процент күләмендә беренчел взносны түләргә дә җитми. Күчемсез милек көйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә һәм кредит шартлары үзгәрә чөнки», — дип аңлатып үткән ул.

Депутат программаны үзгәртүдә өч юнәлешне карарга тәкъдим иткән. Мәсәлән, торак сатып алуга бирелә торган ана капиталы күләмен теге яки бу төбәктә «квадрат»ның уртача базар бәясеннән чыгып билгеләүне яки ана капиталына беренчел кертем өчен өстәмә түләүне. Панеш шулай ук ана капиталы акчасыннан ташламалы ипотека программалары, шул исәптән 6 процентлы гаилә ипотекасы программасы белән файдалануны гадиләштерергә тәкъдим иткән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев