Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

“Җәмле Җураш буйлары» фестивале алтынчы тапкыр талантларны барлады

21 ноябрь көнне Менделеевск районының Иске Гришкин авылында “Җәмле Җураш буйларында” дип исемләнгән VI төбәкара керәшен культурасы фестивале узды.

Конкурста республиканың ун районыннан фольклор коллективларының һәм солистларның барлыгы 50гә якын иҗади чыгышлары жюрига тәкъдим ителеп, лауреатлар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнде.

Керәшен фольклоры векторы –

Менделеевскта

Өлкәннәр өчен оештырыла торган чаралар арасында “Җәмле Җураш буйлары” фестивале соңгы биш ел эчендә үзенең лаеклы урынын һәм имиджын булдырды. Балалар, яшүсмерләр – “Туым жондозы”; үзешчән каләм тибрәтүчеләр, композиторлар “Җәшнә кояш, җалтыра” конкурсларында үзләренең талантларын күрсәтсә, фольклор ансамбльләре җәен – “Питрау түгәрәк уены”нда, көзен шушы “Җураш буйларында” фестивальләрендә күрешә. “Бәрмәнчек бакчасы”, “Керәшеннәр җыру әйтә” кебек затлы фестивальләребез дә кабат сәхнәләр җыяр дигән, өметтә калабыз.

“Җәмле Җураш буйлары” фестивале Иске Гришкин авылында 2019 елда керәшен мәдәни үзәге ачылгач оештырыла башлады. Әйтергә кирәк, мондый керәшен мәдәни үзәге республика районнарында – беренче һәм бердәнбер.  

– Бүген керәшен фольклоры векторы Менделеевск төбәгенә юнәлде. Каманың бу ягында шундый фестиваль булуы бик тә мөһим. Бу эшне башкарган район администрациясенә, җирле керәшен оешмасына, авыл җирлегенә зур рәхмәт, – дип чыгыш ясады республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.  

Район башкарма комитеты урынбасары Лилия Гәрәева район башлыгы Роберт Искандаров исеменнән катнашучыларны сәламләде. Бу төбәктә керәшен культурасын саклауга һәм үстерүгә зур көч куелганын билгеләп үтте.

Үзеңнеке үзәктә булсын

50гә якын иҗади чыгышны бәяләү жюри членнарына җиңелдән булмады. Моны үзем дә – “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина – жюри составында эшләвемнән чыгып язам. Шулай ук, жюри составында Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле солисты Юлия Туктарева һәм Менделеевск керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова бар иде.

Чыгышларны караганда игътибар иткән нәрсәләргә тукталыйк. Иң беренче күз киемнәргә төшә. Әйтеме дә бар бит, “киемеңә карап каршы алалар, белемеңә карап озаталар”. Фольклор ансамбльләре халык җыру-биюләрен генә түгел, ә традицион киемне дә сәхнәдән танытучылар. Шактый гына ансамбльләргә Рәис сертификаты бирелеп, үз якларын хас булган кием комплекслары тегеп бирелде. Шулар арасында Балык Бистәсеннән “Чулпы”, Чистайдан “Карендәш”, Алексеевск районыннан “Бәрәнҗәр”, Мамадыштан “Урагай” ансамбльләре бар – алар шул киемнәрдән чыгыш ясадылар. Затлы, үз якларынча, матур күренәләр.

Калганнарда начар киемнәр дип әйтү түгел. Борынгы суккан керәшен күлмәкләрен, алъяпкычларны, сүрәкәләрне кадерләп саклап йөрүче ансамбльләребез күп, шөкер! Алга таба да дөрес кием комплексларын яңарту эше дәвам ителсен иде дигән фикер әйтәм. Кайсыдыр чит ансамбльдән күчереп алып, ялтыравыклар тегеп, үз ягыбызның матурлыгын югалтмыйк.

Репертуар да үз авылларыбыздан сайланганы яхшы, отышлы. Беренчедән, үз якларыгыздагы җыру-көйләрне, йолаларны өйрәнеп, күрсәтеп, тамырыгызны барлыйсыз, икенчедән “код” югалмый. Шулай ук, бу мәдәни мирасны фонограммага түгел, ә тере тавышка, гармунга башкару да мөһим. Фестивальдә дә үз яклары фольклорын башкарганнарга баллар югарырак куелды. Үзегезнеке – үзәктә булсын, карендәшләр! Башта үзегезне яратыгыз.  

Ике Гран-при

Иң күп катнашучылар Мамадыш ягыннан иде: 5 тулы ансамбль һәм аерым солистлар. Коллективлар күрсәткән йолалар мәгънәле, шул ук вакытта, шаярулар белән үрелде. Балалары да күп, “Туым Жондозы” алдыннан балаларны олы сәхнәгә ияләштерәләр, дигән фикер туды. Яхшы алым! Мендлеевскилар үзләре дә сәхнә тутырып чыгыш ясадылар. 21 ноябрь – аларда Шишара бәйрәме. Фестивальне театральләштерелгән “Шишара җыю” йоласы белән башлап җибәрделәр алар.

Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Алабуга, Балык Бистәсе, Тукай районнары ансамбльләре дә матур чыгышлары белән куандырдылар, салмак җырулары бал да май булып кабул ителде. Түбән Камадан яшьләрнең килүе сөендерде. Кызлар йолдызлар кебек, лаеклы алмаш үсеп килә. Мөслим районы үзешчән талантларына да алга таба уңышлар.

Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә 1, 2, 3нче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде. Гран-при бүләкләренә солистлар арасында Рима Золотухина (Алабуга шәһәре), коллективлар арасыннан Менделеевск районының җыелма ансамбле лаек булды.


Исемендә – җисем

Фестивальне тәмамлап, җирлек башлыгы Константин Алексеев катнашучыларны киләсе елга да Иске Гришкинга чакырып калды. Республикабызның шундый талантлы коллективларын үзебездә кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә, диде ул.

Фестивальнең җырлап торган исеме кайдан барлыкка килгән, дигән сорау туадыр. Үзеңнеке – үзәктә, дигәндәй, монысы да бик гади, шул ук вакытта мәгънәле. Фестиваль оештырылган Иске Гришкин авылы уртасыннан Юраш дигән елга ага. Менә шушы ямьле Юраш буена җыелды да инде безнең талантларыбыз, дип искәртте Валентина Мамакова.  Җәмле Җураш буйларында җәмле фестиваль узды.

Алга таба фестивальгә югарылыкны дәвам итеп иҗат итәргә язсын. Бәлки, берничә зона туры ясап, гала-концерт форматына да китерерләр. Анысы оештыручылар кулында.



ФОТОРЕОПРТАЖ карагыз
Юлия ГУБИНА,
автор фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо организаторам очень насыщенная программа, интересно было смотреть и слушат.много нового узнали