Алтын куллы Вася дәдәй, йомшак күңелле Лиза түти
Керәшенчә марафон кысаларында Светлана Максимова якын дусты Алена Виноградованың (Федотова) әти-әнисе турында язды.
2009 нчы елда оештырылган беренче керәшен яшьләре форумы миңа бик күп танышлар бүләк итте. Алена — беренче, икенче форумнарда «Керәшен гаиләсе» түгәрәк өстәлләрен алып баручы. Шуннан аны әле хәзер дә керәшен яшьләре белеп тора. 19 яшьлек Алена шул вакытта ук үзенең гаиләгә төпле карашы, буыннардан килгән тирән акылы белән аерылып тора иде.
Аптырарлык та түгел, Алена — әти сүзен сүз итеп тоткан, әнисенең йомшак назына төренеп үскән кыз. Аның әтисе дә, әнисе дә чыгышлары белән Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылыннан.
Василий Федотов гаиләдә биш баланың өченчесе булып дөньяга килгән. Алар дүрт малай һәм бер кыз булып ишле гаиләдә үсәләр, Хотялар нәселеннән. Елизавета Федотова Чыпчыклар нәселеннән. Шулай ук ишле гаиләдән, биш баланың икенчесе булып дөньяга килгән.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Вася дәдәй сүзне кыска тота, Лиза түти белән озак та очрашып йөрми. 1988 елны өйләнешәләр дә, тормыш корырга Ханты-Мансийск округына чыгып китәләр. Бер-бер артлы ике балалары туа: 1990нчы елда кызлары Алена, 1991нче елда уллары Николай.
Вася дәдәй күп еллар копёр машинисты (сваебойщик) булып хезмәт итә. Үзенең намуслы хезмәте өчен Ханты-Мансийск округының Атказанган транспорт төзүчесе исеменә лаек була. Лиза түти гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Кызлары Алена 2007нче елда Казан шәһәренә югары белем алырга күченеп кайта. Уллары Николай да, армия сафларында хезмәтен тәмамлагач, 2012нче елда Казан шәһәренә күченә.
2018 нче елда әти-әниләре дә үз куллары белән төзегән йортка башка чыгып, Казан шәһәренә керүче Салмачи поселогында төпләнә.
Вася дәдәйнең куллары алтын, дип әйтсәм, һич ялган булмас. Аның кулыннан килмәгән эш юк, ә агач белән эшләгәндә, гомумән, бирелеп ясый. Аларның ишегалдында ниләр генә төзелмәгән: атынгыч, тегермән, оныклар өчен уенчык йорт. Буш вакытында ул әле балаларга матур кроватьләр, Монтессори башнясы, урындыклар, куналар һәм башка әйберләр дә сатуга ясый.
Лиза түти — гаилә учагын саклап торучы. Аның пешергән ризыклары, камыр әйберләре, тортлары телне йотарлык. Өендәге гөлләреннән оранжерея ясарлык. Бу йорттан җылылык бөркелеп тора.

Вася дәдәй белән Лиза түти биш оныкка яраткан әби-бабай. Аленаның да, Коляның да тормыш иптәшләре руслар булса да, оныклар да керәшеннәрне белеп үсә. «Мой любимый кряшенский дом», дип Җырчы Җәкәү йортында балалар өчен үткәрелгән чараларга атлыгып торалар.
Әлеге гаилә турында күпме язсаң да аз кебек. Вася дәдәй белән Лиза түтиләрдә кунак булганда, гел сокланып карыйм шуларга: бердәм, тату, ярдәмчел гаиләнең ачык мисалы алар. Ходай бәрәкәтле, имин тормышлар насыйп итсен алга таба да.
Свтелана Максимова
Фотолары Светлана Максимованың ВКонтакте челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев