Алиса Аглеева (Спиридонова) 2014 – 2018 елларда «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе булып торды.
— I Керәшен яшьләре форумы оешытырырга дигән сүз чыккач, оргкомитет җыйдылар, анда мин дә бар идем. Әлеге форумга барыбыз да җитди карадык, бөтен нечкәлекләрен уйлап, 3 ай тирәсе әзерләндек. Без әлеге эш белән «янып», керәшеннәрне белсеннәр, танысыннар дип эшләдек. III Форумга кадәр безнең оркомитет көчле булды. Ул вакытта мондый җыеннарда яшьләр бер-берсе белән танышып, үзенә пар эзләү максаты белән дә килә иде. Хәзер дә «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге без башлаган эшне югалтмасын, тырышсыннар иде.

V Форум делегатларына теләгем бер: керәшен яшьләре хәрәкәте белән мавыгып, кызыксынып яшәгез. Керәшенлек канда гына түгел, ә кешенең башында да булырга тиеш, һәм моның өчен эшләргә кирәк.


Нет комментариев