Карендәшләребез арасында Татарстан, туган як белән бәйле сораштыру уздырдык.
Алёна Евдокимова, 38 яшь, Яр Чаллы:
— Күзләремне йомсам, туганнарым, гаиләм искә төшә. Республикабыз шундый матур: аның киң болыннары, яшел урманнары... Ирем белән быел август башында Чиләбе һәм Башкортстан җирләренә сплавка барып кайттык. 5 көн булдык анда. Барганда да, кайтканда да шул хәтле матур җирләр күрдек. Тик шуны аңладык: Россиянең матур урыннары күп, тик Татарстаныбыз — иң гүзәле! Шундый киң, тигез юллар бездә генә бар шикелле. Татарстан чигеннән чыккач, алар начарлана. Чит җирдә булгач, туганнарны, улыбызны сагындык, ул әбиләре белән калган иде. Кунаклар килсә, мин аларны әниемнең туган авылына — Сарман районындагы Ләкегә.алып кайтыр идем. Мунчада юындырып, тәмле мәтрүшкәле чәйләр эчертеп, чишмәгә төшеп, палаткалар куеп, учакта итләр, балыклар кыздырыр идек, ә төнлә бергәләп чирәмгә ятып чиксез йолдызлы күккә карар идек. Минем өчен туган як — ул мин туган һәм балачагым үткән җир. Күп еллар узса да, тормыш мине ерак җирләргә алып китсә дә, мин һәрвакыт йөрәгем белән монда булачакмын. Татарстан халыклар дуслыгы белән дан тота. Шул дуслык Татарстан халкын берләштерә дә. Үзем халыклар дуслыгы йортында эшләгәч, мин моны бик яхшы күрәм дә, сизәм дә. Без монда бик дус яшибез. Һәм барыбыз да бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшибез. Дөньяда тынычлык булсын, татулык һәм халыклар бердәмлеге саклансын.
Дарья ДЕМЕНТЬЕВА,
КФУ студенты
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев