Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Алексей Чукуров республика спартакиадасында йөзү буенча I урынны алды

«КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XV Республика пенсионерлар Спартакиадасының финалы узды.

Питрәч районыннан Алексей Чукуров 70 яшькә кадәргеләр арасында йөзүдә беренче урынны яулады. Ярышларда бөтен Татарстаннан 500дән артык спортчы катнашты, ә беренчел этапларда 5 меңнән артык кеше көч сынашты, дип хәбәр итә «Алга» сайты.

Программа 7 дисциплинадан торды: җиңел атлетика (кросс), йөзү, өстәл теннисы, ядрә ату, дартс, катнаш эстафета, гимнастика (зачеттан тыш). Шулай ук катнашучыларга ГТО нормаларын тапшырырга тәкъдим ителде.

62 яшьлек Алексей Иванович Чукуров — уңышлы спортчы гына түгел, үз эшенә бирелгән педагог та. 2012 елдан ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Питрәч спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли. Аның җитәкчелегендә яшь спортчылар ел әйләнәсе чаңгы, гомум физик әзерлек белән шөгыльләнәләр һәм ярышларда катнашалар. Аның укучылары — чаңгы ярышлары, биатлон һәм көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар. Ул балаларны җәлеп итә, спортның файдасын дөрес аңлата белә. Хезмәттәшләре аның һөнәренә тугрылыгын, балалар белән эшли белүен һәм актив тормыш позициясен билгеләп үтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев