Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Александра Алексеевна – физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтүгә көч куя

Зәй ягындагы Кабан Бастырык авылы кызы, сукырлар җәмгыятендә эшләүче Александра Абрамова – хезмәте лаеклы бәяләнгән карендәшебез. Кешелеклелеге, сабырлыгы белән ул сукырлар җәмгыятендә исәптә торучыларның гына түгел, Чаллы халкының хөрмәтен яулаган.

Тормышта авырлыкларын җиңә-җиңә, һәркемгә үрнәк булып, сәламәт кешеләрдән дә матуррак яшәүчеләр бар. Яр Чаллы шәһәреннән Александра Алексеевна – көн яктысын күрү мөмкинлеге чикле кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә, аларның тормышын җиңеләйтүгә күп көч куйган кеше. Үзе дә II группа инвалид. Александра Алексеевнаның чирек гасыр дәвамындагы хезмәте югары бәяләнгән: өч мәртәбә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Үз язмышындагы сынауларга бирешмичә, яшәүче тырыш карендәшебез бик матур җырлый да әле.

“Дөньяда минем кебекләр күп, газетада лаеклырак кешегә урын бирерләр”, – дип каршы төшсә дә, үзебезнең “Туганайлар”га Александра Абрамова турында язарга булдым.

Александра үзенең хезмәт юлын агрегат заводында оператор булып эшләүдән башлый. Ләкин 1999 ел аның тормышында зур борылышлар чоры була. “Язмыш мине начар күрүче кешеләр оешмасына китерде. Андагыларны күргәч, йөрәгемне кызгану хисе биләп алды”, – дип искә ала ул чакларны. Шул көннән башлап, ул инвалидлар янәшәсендә булып, аларга ярдәм итүне үзенең төп максаты итеп куя. Бу вакытта сукырлар җәмгыятенә олы йөрәкле, шәфкатьле Әнвәр Закирович җитәкчелек итә, секретаре Рауза Котдусовна да мәрхәмәтле булуы белән аерылып тора. Александра Алексеевна да алар янәшәсенә басып, тырыш җәмгыять членнарының берсенә әйләнә. Аның осталыгын күреп, оештыручы итеп билгелиләр.

“Нәкъ шул вакытта киң күңелле карендәшебез Анна Гыйльметдинова белән таныштым. Тормышымда бер могҗиза булды дисәм дә ялган булмас. Анна Максимовна әлеге җәмгыятьтә сәнгать җитәкчесе иде. Җырлавымны тыңлагач: “Син – сәхнә кешесе, халыкка моң бүләк итәргә тиеш”, – дип, ул миңа канатлар куйгандай булды. Шулай итеп, тормышым иҗат белән дә бәйләнеп китте”, – дип искә алды әңгәмәдәшем ул көннәрне.

Бүгенге көндә аның күпсанлы грамоталары, җыр конкурсларында җиңүче дипломнары бар. Кечкенә генә гәүдәсеннән моң агыла, тавышы чишмә челтерәвеннән дә сокландыргычрак яңгырый. Ул бертуган тутасы Клавдия белән иҗатташлык итә. Аның сүзләренә язылган җырларны сәхнәгә алып чыга, халыкка таныта.

Шулай да, Александра үз иҗатын түгел, ә күрү сәләтен тулысынча югалткан кешеләргә иңен куеп, һәрвакыт алар янында булуны мөһимрәк саный. Төркемдәге кешеләрне сәхнәдә күрсәтү өстендә күбрәк эшли. Күз алдыгызга китерегез: сәламәт, көчле кешеләр эш көненнән соң җылы өйләренә кайтып, йомшак диванга утырып, телевизор карый. Ә шул ук вакытта күзләре күрмәүче Александра һәм аның белән бергә тагын берничә кеше (үзләре дә башкалардан күбрәк ярдәмгә мохтаҗ булсалар да!) авыр баяннарын күтәреп, яңгырмы, буранмы, караңгы төнме – автобуска утырып, ял йортларына концерт куярга йөриләр.

“Концерт барганда, һәр чыгыш ясаучыны култыклап сәхнәгә озату, каршы алу – минем өчен зур бәхет. Бу эшемнән бервакытта да зарланмыйм”, – ди ул.

Ә бит аның үз гаиләсе дә бар. Ул барысына да өлгерә, йортында да һәрчак тынычлык һәм тәртип. Тик язмыш кына кызганмый, ире Александр фаҗигале төстә, бик иртә дөньядан китеп бара. Балаларын квартирлы итү, аларга тормыш сынауларын җиңәргә булышу – болар барысы да Александра җилкәсенә төшә.

Җәмгыятьтә җитәкчеләр алышынып торса да, Александра һаман да шушы тормыш казанында кайнавын дәвам итә. Күзләре начар күрүчеләр белән бергәләшеп, көнкүреш өчен кирәкле әйберләр дә ясый, концертларга да йөрергә вакыт таба. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шалтыратудан телефоны тынып тормый. Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Туганнарын, балаларын, оныкларын да онытмый. Хәтта әнисен тәрбияләүче тутасы Клавдия янына кайтып, аңа да булышырга тырыша. Александраның күңеле киң, шуңа ул күпләргә кирәк.

Бүгенге көндә сукырлар җәмгыятен Андрей Челнаков җитәкли. Александра Алексеевна бюро члены буларак, бик күп проблемаларны хәл итешә, бергәләп һәр эшкә нәтиҗә ясыйлар.

“Александра – төркемнең йөзек кашы, аның моңлы тавышын тыңламаган кеше юктыр. Ул оешманың күп мәшәкатьләрен үз өстенә ала, андый игелекле җаннар күбрәк булсын иде”, – ди 2005 елдан сукырлар оешмасында исәптә торучы Тәлгать Рәхмәтуллин карендәшем турында соравыма җавап итеп.

Хәлимә Имәгыйлова да Александраның күңел киңлегенә соклануын яшерми:

“Лаеклы ялда булса да, көче ташып тора, башкаларга булышырга әзер. Александра – җәмгыятьнең иң актив членнарыннан берсе. Ул үз тормыш үрнәгендә, тирә-юньдәгеләргә битараф булмауның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтә”.

Күрү сәләтләрен югалткан кешеләр үзләрен җәмгыятьтә, башкалар янында уңайлы хис итсен өчен, төрле чаралар уздырыла, урамда ничек йөрергә кирәклеге турында киңәшләр бирелә.

Язмышларына язылган буенча кулларына таяк тотарга мәҗбүр булган кешеләрне юлыбызда очратканда, игътибарлырак булыйк. Ә карендәшебез Александра шикелле, алар белән эшләүче игелекле җаннарга хөрмәт белән карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев