Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Александр Павлов Түбән Кама районының Кама Аланы поселогы башлыгы итеп сайланды

Нариман авылында туып-үскән Александр Афанасьевич соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, җирле совет депутаты булган.

Александр Павлов XX гасыр башында Мамадыш ягындагы Колышчы авылы керәшеннәре нигез салган Нариман авылында туып-үсә. Хезмәт юлы 1979 елны «Прикамский» совхозының төзелеш тармагында башлый. Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 1999 елны Түбән Кама берләштерелгән советы демпутаты булып сайлана. 2001 елда ул Казан дәүләт университетын юриспруденция белгечлеге буенча тәмамлап, икенче югары белемгә ия була. 2005 елның октябрендә Александр Афанасьевичка зур ышаныч күрсәтеп, халык аны Түбән Кама район советы депутаты һәм Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы итеп сайлый. 2010 елның 16 октябреннән Кама Аланы поселок советы депутаты итеп сайлана. 

Александр Павловны, яңа вазифага билгеләнүе уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев тә котлаган. Кама Аланын үстерүгә, поселок халкы тормышын яхшыртуга Павловның җитәкчелектәге һәм тормыш тәҗрибәсе ярдәм итәсенә ышаныч белдергән.

2011-2019 елларда да Кама Аланы башлыгы булып эшләгән Александр Павловка мондагы халык та, поселоктагы хәл итәсе мәсьәләләр дә таныш.

Бүгенге көндә Кама Аланында 16 мең 474 кеше яши. Хәзерге вакытта поселоктагы җылылык челтәренә капиталь ремонт бара. Аны август азагына төгәлләү күздә тотыла. Поселоктагы гади халык Александр Павловны сүзе эшеннән аерылмаучы җитәкче буларак белә, ышана. Кама Аланы халкы тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру белән беррәттән, поселокның инфраструктурасын үстерү, эш урыннары булдыру да зарур. Кама Аланы табигатьнең туристларны, актив ял яратучыларны җәлеп итәрдәй матур урынында урнашкан. Тәҗрибәле җитәкче анысын да күз уңыннан ычкындырмас.

Фото: Посинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев