Альберт Назаров «Мәлкәнәй» ансамбленең – алыштыргысыз баянчысы
Минзәләнең Иске Мәлкән авылында яшәүче, 75 яшьлек Альберт Борисович яшьтән үк үз алдына максат куеп, тормышта хыял канатларын талдырмый, алга, бары тик алга баручы кеше.
Альберт Борисович күп балалы гаиләдә туып-үскән. Ул тормыш мәктәбенең барлык сукмакларын да үтә: 8 классны Иске Мәлкәндә, урта белем алу өчен Минзәләдә укый. Аннары егетләр мәктәбе – армия. Казанда КХТИда югары белем ала. Түбән Камада ташчы, газ белән эретеп ябыштыручы, смена башлыгы, аннан бүлек җитәкчесе, цех механигы, цех җитәкчесе урынбасары була. Себердә вахта ысулы белән дә эшләп ала. Яңадан Түбән Камага кайта һәм анда үз эшен башлап жибәрә. «Гидроспецстрой»да – 10, «Сахра»ачык акционерлык җәмгыятендә 16 ел директор вазыйфасын башкара.

2011нче елда авылга кайтып, гаиләсе белән бик матур йорт салып керәләр. Тормыш иптәше Гөлшат белән бик матур гомер итәләр.
Һәр эшкә оста, оптимист рухлы, шат күңелле Альберт дәдәй «Мәлкәнәй» керәшен халык фольклор ансамбленең инде күп еллар алыштыргысыз баянчысы да, керәшен халык җырларын туплаучысы да.


С.Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев