Албайда ветераннарны котладылар
Мамадыш районының Албай авылы җирлегенә кергән авылларда 5 май көнне Бөтенроссия тарихи — патриотик акциясе кысаларында җиңү көне уңаеннан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, чечня вакыйгалары ветераннарын, СВО да катнашучыларның әти — әниләрен котлап бүләкләр тапшырылды.
Бүгенге көндә Албай җилегендә ике генә тыл ветераны яши. Берсе – Албайдан Анна Кирушина, икенчесе Югары Әрнәш авылыннан, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Раиса Владимирова.
«Анна Ивановнаны котларга килгәч, бик сөенде. Аның ул көнне әтисен сугышка озатулары, өйдә биш бала калып, үзе 8 яшьлек кенә кыз бала булуына карамастан, кечкенәләрне әнисенә булышып карашуы, елларның иң авыр чоры исенә төшкәндер. Анна Ивановна гөмере буе укытучы булып эшләде. Авылның хөрмәтле кешесе. Котларга килгән мәктәп укучыларының җилкәләреннән сөя-сөя: «И, балакайларым сезнең буынга андый авыр чорлар күрергә язмасын инде», – дип теләде. Ә үзенең күзендә яшь бөртекләре ага да ага...Без аңа үзендә котлап открытканы укыдык һәм тагын да озак итеп, тынычлыкта яшәргә язсын дип теләк теләдек», – дип язды авыл китапханәчесе Любовь Мишурина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев