Албай авылында юллар төзекләндерелә
Мамадыш районының Албай авылында, үзара салым акчасы хисабына, бер урамда 103 метр озынлыкта щебень җәелде.
Әлеге эшне «Мамадыш ЖКУ» белгечләре эшләде. Якын арада Албай, Югары Әрнәш, Түбән Әрнәш, Зур Арташ авылларында урам фонарьларын алыштыру эшләре башланачак.
«Фонарьларга заказ бирдек. Алар килгәч, урнаштыру эшләрен башлыйбыз. Үзара салым акчасын эшләнгән эшләр шактый. Авыл халкы аның нәтиҗәсен күрә, шуңа каршы килүче юк», – дип сөйләде Албай авылы җирлеге башлыгы Иван Крешков.
Авыл халкы бергәләп җыелып, үзара салым акчасын 500 сум итәргә дип килешкәннәр. Әлеге акча авылда төрле ремонт эшләренә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев