Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Аланлылар Ходайга җараулы эшкә тотынды

Сарман районының Алан (Пробуждение) авылы халкы чәчәүник-чиркәү төзергә җыена.

1920 елда оешкан Алан авылында чиркәү беркайчан да булмаган. Алан керәшеннәре үз авылларында чәчәүник-чиркәү төзү ниятләре барлыгын Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясе епискобы Мефодийга җиткергәннәр. Епископ быел Аланга килеп, чәчәүник-чиркәү урынын карап, бәхиллеген биреп киткән.

14 августта чиркәү булачак урынга башыру качы урнаштырылган. Аны Зәй районы благочинные, Изге Троицк чиркәве настоятеле иерей Вячеслав Федоров алып килгән. Алан халкын чиркәүле итү өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе, авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Роза Мусина әйтүенчә, бу игелекле эштә зәйлеләр бик нык булышканнар. Зәй районы керәшен оешмасыннан Валентин Атласов һәм башка активистлар килеп, качны урнаштыруда ярдәм иткәннәр.

Алан авылындагы чәчәүник-чиркәү, епископ Мефодий бәхиллеге белән, Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы, Агартучы Тихон исеменә төзелә.

Алан приходының старостасы – шушы авыл егете Валерий Попов. Авылда Поповлар гаиләсен тырыш, булдыклы керәшеннәр буларак беләләр, хөрмәт итәләр. Алар терлек асрыйлар, умарталар тоталар. Җиде баланың күбесе Аланда яши икән. Валерий – шул туганлык кадерен, туган җир кадерен белүче җиде баланың берсе. Чаллыга йөреп эшли. Чәчәүник-чиркәү биләмләрендә инде Валерий Николаевич чыршы үсентеләре дә утырткан.

Ходайга җараулы эшкә тотынулары турында Роза Порфирьевна кыскача гына әйтеп үтте: “Уйлаштык та, башта ун кешедән торган община төзедек. Епископка үтенеч хаты яздык. Әлегә безнең эш башланып кына килә. Устав кабул итәсебез бар. Төзелеш өчен рәсми рөхсәт алырга кирәк. Владыка бәхиллеге белән, мин дә – чиркәү эшенә җаваплы”.

Мамадыш, Зәй шикелле керәшеннәр күпләп яши торган районнардан аермалы буларак, Сарман ягында карендәшләр азрак. Шунлыктан, чиркәүләр төзеп, халыкны динле томышка ияләндерү зур сабырлык таләп итә. Аланда бу изге эшне башлап йөрүчеләр Зәй благочиниесе настоятельләре ярдәменә өметләнә. Петровский завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуретдинов Алан халкының чәчәүник-чиркәү төзү ниятен хуплаган, кулдан килгәнчә булышачагын әйткән.

Табигать кочагында урнашкан Алан авылында җәйгелектә, “дачник”лар белән бергә, барлыгы 100 кеше яши, кышын – 71. Аланда әле, җиде бөртек кенә булса да, балалар да бар. Алар укырга күрше авыл мәктәбенә йөриләр. Мәктәпләре күптән ябылса да, авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Сатучы табылса, кибетләре дә эшлиячәк.

Ләке авылы кызы, озак еллар шәһәрдә гомер иткән Роза Мусина үзенең үги әнисе Елизавета җирләнгән Алан авылына дүрт ел элек күчеп кайткан. Шуннан бирле авылны яшәтү өчен тырышучыларның берсенә әйләнгән ул. Роза Порфирьевна хәзерге вакытта үзләренең чәчәүник-чиркәү төзү өчен, халыктан акча җыюларын әйтте. Бу язманы укучылар арасында да Ходайга җараулы изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр табылыр, дип өметләнәләр аланлылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев