Алабугадан Мамадышка күченеп кайткан Сәлимуллиннар: «Яшәү урынын алыштыруыбыз – көтелмәгән карар»
Нина һәм Марсель Сәлимуллиннар Мамадышка махсус муниципаль программа буенча күченделәр. Алар сатып алган йорт өчен муниципаль район бюджетыннан 750 мең сум компенсация бирелгән.
Ул программа нигезендә, авылларда яңа йорт төзү яки әзерен сатып алу өчен субсидия бирү каралган. Сәлимуллиннар гаиләсенә әлеге программа буенча махсус сертификатны Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин тапшырды.

Сәлимуллинаның яшәү урынын алыштыру гомер буена иң көтелмәгән карар дип атыйлар. Алабугада алар икесе дә яхшы урыннарда эшләгән, йорт төзеп, барлык тиешле шартлар тудырылган шәһәр тормышын авыл җиренә алмаштыруларына тынлыкта яшәү теләге дә, экология дә сәбәп булмаган. Аларны бирегә халкыбызның традицияләренә, мәдәниятенә якынрак булу теләге тарткан.
Нина Алексеевна – иҗат кешесе. Алабугада ул халык театрын, керәшеннәрнең «Ак каз» керәшен ансамблен җитәкләгән. Хәзерге вакытта үзе мәдәният директоры булып эшләүче Юкәче авылына үзенең «Ак каз» коллективы белән күп тапкырлар килгәне булган. Очрашкан вакытта, авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков, еш кына: «Эх, Нина Алексеевна, мондый белгеч безгә дә килсә иде. Бергә эшләр идек», – дип әйтә торган булган. Беренче эш итеп, яңа директор авыл халкын мәдәният йортына җыйган, үзенең планнары турында сөйләгән.
Нина Салимуллина яшь чагында педагогик белем алган, аннары мәдәният колледжын, ә 48 яшендә институт тәмамлаган.
«Юкәчедә бик тыйнак, ачык күңелле һәм бердәм халык яши. Мин барысын да мәдәният йортын җыештырырга чакыргач, күбесе килде. Бинаны ремонтлатырга киркә. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Әле башта, мин үзем эшләп күрсәтергә тиеш. Халык традицияләрен торгызу, җыру-биюләрне, фольклорны өйрәнү, яшьләрне милли традициядә тәрбияләү – боларның барысы белән дә ныклап шөгыльләнәсем килә», – дип сөйли Нина Алексеевна.
Нина Алексеевна әйтүенчә, ире Марсель Сәлимуллин – шәһәр тормышы уңайлыкларына күнеккән кеше. Аңа авыл җирендә яшәүгә җайлашырга туры киләчәк. Тәҗрибәле машина йөртүчене Шәдчедәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына урнаштырганнар.
Билгеле булганча, район башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән, быел Мамадыш районында муниципаль программа эшли башлады. Аның шартлары буенча, җирле бюджеттан, шәһәрдән авылга күчеп кайткан гаиләләргә йорт төзү өчен – 1,5 млн.сумга кадәр, ә әзер йорт сатып алу өчен 750 мең сумга кадәр акча бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев