Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәкәү йортында «Думбрачылар җыены» узачак

23 апрельдә, Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, «Думбрачылар җыены» үткәрелә.

Әлеге җыен думбрада уйнаучыларны, профильле уку йортлары укытучыларын һәм студентларын, гомумән, бу инструментның яңгырашына битараф булмаганнарны берләштерәчәк. Слет тәҗрибә уртаклашу, башкару осталыгын арттыру һәм Идел буе халыкларының милли музыкаль традицияләрен саклап калу мәйданчыгы булачак.

Слетта катнашу өчен 2026 елның 10 апреленә кадәр гариза җибәрергә кирәк (гариза формасы безнең сайтта, сылтама буенча таба аласыз): centerkryashen.ru/v-kcz-im-y...

Программада думбра тарихы һәм үсеше турында кереш лекция; этномузыкология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар; Республиканың талантлы башкаручылары катнашында думбрачылар концерты.

Чараның спикеры – Геннадий Михайлович Макаров - этномузыколог, фольклорчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре.

23 апрель, 10:00 сәгатьтә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев