Җәкәү йортында, Олы көн уңаеннан, балалар өчен бәйрәм булачак
Хәбәрләр

Җәкәү йортында, Олы көн уңаеннан, балалар өчен бәйрәм булачак

15 апрель көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен «Олы көн — Җакты бәйрәм» дип исемләнгән интерактив бәйрәм чарасы оештырылачак.

Тиздән, олысы да, кечесе дә көтеп алган Олы көн бәйрәме җитә. Шул уңайдан, Җәкәү йорты нәниләр өчен «Олы көн — Җакты бәйрәм» дип исемләнгән интерактив бәйрәм чарасы әзерли.

Балаларны театральләштерелгән тамаша; берсеннән-берсе кызыклырак уеннар; Олы көнгә бәйле мастер-класслар көтә.

«Олы көн — Җакты бәйрәм» 15 апрель көнне, 15:00 сәгатьтә,  Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә (М.Худяков урамы, 11нче йорт) була.

Керү ирекле, тик алдан язылып куярга онытмагыз.

Белешмәләр өчен телефон: +7 939 304 97 66 (Ләйлә).

Фото: Алина Кондратьева


Нет комментариев