Җәкәү йортында Клара Булатованы искә алу кичәсе була
25 март көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Клара Булатованы искә алып, «Мин бу җирдә язда килгән идем» дигән музыкаль-шигъри кичәсе булачак.
Үзебезнең Клара апа, дип йөртәбез аны. Гомеренең күп өлешен керәшеннәр арасында яшәгән, «Келәү» дигән китабы белән керәшеннәргә әдәби һәйкәл куйган, шул ук җыентык белән Тукай премиясен алган шагыйрә ул. Исән булса, быел Клара апа Булатовага 90 яшь тулган булыр иде.

Шул уңайдан, Клара Булатованың шигырьләреннән, аның сүзләренә язылган җырлардан торган шигъри-музыкаль кичә булачак.
25 март кичке 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Фото: «Туганайлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев