Җәкәү йортында егетләр «Яз төсе» дип исемләнгән концерт куйдылар
6 мартта Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, 8 март – халыкара хатын кызлар көне уңаеннан, шәп концерт булды.
Хатын-кызларга бүләк итеп оештырылган концертта талантлы карендәшләребез арасыннан, бары тик егетләребез генә чыгыш ясады. Яңа ел алдыннан уздырылган «Җаңа ел бизәкләре» концертында безнең җырчы җегетләребез аз икән дип уйлаган идек. Бар икән алар! Әле нинди егетләр бит! Тавышлар – моңлы, буй-сыннары – баһадирныкы, сүзләре – балдай татлы!
Бер сулышта үткән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. Килгән тамашачылар рәхәтләнеп биеп тә алдылар, моңлы җырларга кушылып моңландылар да. Алып баручы – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов үзенең искиткеч осталыгы, сөйләгән күңелле шигырьләре, җырлавы белән бар халыкны үзенә каратты. Ул җырлаган «Картайма әле, әни, картайма» җыры барыбызның да күзен яшьләндерде.
«Әниләр – безнең тормышыбызның иң мөһим кешеләре. Алар безне тәрбияли, безгә белем бирә, һәм һәрвакыт безнең яныбызда булалар. Хатын-кызлар көнендә без аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларның хезмәтләрен бәялибез», – диде Олег Фарукович.
Асыл затыбыз – йөзек кашыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев чыгышын тамашачы көтеп алды. Ул үзенең әниләр турында язылган, йөрәккә үтеп керерлек, «Әнине сагынып» шигырен укыды. Ул җырлаганны да халык тын да алмый тыңлады. Олыгаеп килсә дә, Георгий дәдәйнең тавышы көчле, моңы күңел түреннән агыла. Карендәшләребезнең шундый талант ияләре булуы нык горурландыра.
Георгий Ибушев бәйрәм белән котлап:
«Бүген әниләр, апалар, сеңелләр – хатын-кызларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәмне кечкенәдән яраттым. Шул вакытта ук вак акчалар җыеп, әниемә сабын булса да алып, бүләк итәргә тырыша идем. Бәхетле булыгыз, илебез тыныч булсын, үзебез исән-сау торыйк. Киләчәктә дә бер-беребезне хөрмәт итеп, шушы гаҗәеп матур бинада җыелып, очрашып яшәсәк иде»,- диде.
Ә менә алардан соң, чыгыш ясаган талантлы яшь егетләребез барлыгы – күңелдә өмет уята, сөендерә. Алар булганда, җыруларыбыз да яшәр, керәшен артистлары да сәхнә түрендә булу дәвам итәр.
Бәрмәнчек керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьевның җырлавын барыбыз да яратабыз. Аның көчле тавышы, үзе иҗат иткән җырлары, керәшен халык җырулары – искиткеч.
Яшь артистларыбыз Владислав Архереев, Денис Михайлов, Эдуард Данилов һәм Иван Пугачевлар заманча җырлары белән халыкны җилкетте. Тамаша барышында яшь артистларның энергиясе һәм иҗади дәртләре тамашачыларны үзләренә җәлеп итте.
Владислав Архереевның җырлары, аның үзенчәлекле стилендә башкарылуы, залда утырган һәркемне биюгә чакырды. Денис Михайловның хисле һәм моңлы тавышы, аның башкаруында яңгыраган керәшен җырулары, тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керде. Эдуард Данилов һәм Иван Пугачев та үзләренең заманчалаштырылган җырлары белән тамашачыларны таң калдырдылар.
Тамаша ахырында, барлык артистлар бергәләп сәхнәгә чыкты. Аларның бергәләп башкарган «Их, сез матур кызлар» җыры хатын-кызларга күтәренке кәеф бүләк итте. Залдагы тамашачылар, көчле алкышлар белән, артистларга, концертны оештыручы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләренә, режиссеры Павел Александровка рәхмәтләрен белдерде.
Рәхмәт, җегетләр, һәрберегезгә! Бәйрәм кәефе бүләк иттегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев