Җәкәү йорты балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерли
19-21 декабрь көннәрендә балалар өчен «Гөлекәй маҗаралары» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булачак.
Нәниләрне мавыктыргыч, театральләштерелгән тамаша, дәртле Яңа ел дискотекасы, һәм, әлбәттә, һәр бала хыялы — Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә матур фото көтә. Шулай ук, әкияти геройлар – Гөлекәй, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка серле персонажлар да булачак.
Аны Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре һәм республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары әзерлиячәк.
«Гөлекәй маҗаралары» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы 19, 20, 21 декабрьдә, ЯЕмельянов исемендәге мәдәни үзәктә (Худяков урамы, 11нче йорт) булачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8-905-317-28-98
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев