Җәйге матур кичтә дүсмәтлеләр очрашу кичәсенә җыелды
16 август көнне Мамадыш районы Дүсмәт авылы мәдәният йорты каршында «Җәйге авыл кичәсе» дип аталган очрашу киче оештырылды.
Җәйге кызу көннәр узып бара, авыл халкы ипләп кенә быелгы мул уңышны җыя. Көн яктылыгының да кыскаруы яхшы сизелә, салкынча, дымык төннәрне август йолдызлары күзли. Спаслар ае — муллык ае. Дүсмәт бәйрәмендә дә, Алма Спасы тирәсе булгач, табын түрендә алма пироглары булды. Ниндие генә юк, шарлотка дисеңме, өсте капланган яки ачык пироглармы, повидлодан рулетлар — барысы да авылның уңган җиңги-түтиләре күңел җылысын биреп пешергән ризыклар. Бу очрашу да — салкын көзләргә кергәнче, җәйге матур кичләрне озынайту, еракларга сибелгән авылдашлар белән очрашып, ял итү.

Бәйрәмгә килүчеләр түргә үк узганчы, иң элек мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән тематик фотозоналарда фотоларга төштеләр. Кодрәтләр кылучы Изге Николай чиркәве янында борынгы чигелгән матур бистәрләргә кәрҗин-кәрҗин алмалар куйганнар. Икенче якта — быел гына суктырылган ашлык саламыннан әзерләнгән фотозона эшләде.


Очрашу җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Ярыша-ярыша яңа алган суганны үрделәр, ухват белән тотып чүлмәк-чүлмәк алма ташыдылар, ел әйләнәсендә була торган бәйрәмнәрне һәм танылган авылдашларның туган көннәрен дә барладылар. Кайсы нигезгә күпме кунак кайтканын да санадылар. Җыр-моңга оста авылдашлар үзләре дә иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Анфиса һәм Степан Степановлар, Елизавета Федорова белән Елизавета Исакова, Анастасия Гурьянова һәм Альбина Васильевалар матур җырлар башкарды. Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчексе Степан Спиридонов та авылдашларын «Бишмәтемдә — биш төймә» җыры белән сәламләде. Күрше авыллардан килгән кунаклар Гөлсияр Гайфетдинова һәм Адел Назировның җырларына халык вальс әйләнергә һәм заманча биергә чыкты. Ә инде авылның йөзек кашы — «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбле (җит. — Виктор Спиридонов) чыгышын күпләр түземсезлек белән көтеп алды.



Чарада Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов авыл халкын бәйрәм белән котлап, соңгы елда авылда күмәк башкарылган эшләргә тукталып узды.
«Электр чыбыклары янында үскән биек агачларны кисү, зират өе булдыру, баганаларга утлар кую, паркларны, чишмә яннарын чистартып тору һәм тагын бик күп эшләрдә авыл халкы актив, ярдәмләшеп яши», — дип искәртте Радик Михайлович.
Шулай ук мәдәният йорты эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып сугыш яраларыннан үлгәннәр истәлегенә, хәзерге көннәрдә Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә ясалган «Хәтер почмагы» белән дә танышты авылдашлар.


Авылның тоткалары, тырыш егетләр Олег Павлов белән Николай Козлов бу бәйрәмне уздыруда спонсор булганнар. Бәйрәм мәйданы түрендә мул өстәл дә булдырылган иде. Халык алма пироглары һәм шашлыклар ашап, чәй эчте.
«Мамадыштан килгән кунакларыбыз — безнең «Таң» колхозында 42 ел председатель булып эшләгән Хадиуллин Зайнулла Шайхулловичның кызы, китаплар авторы Гөлфинур апа тормыш иптәше Николай Дувалов белән кайттылар. Бәйрәм күчтәнәче итеп Гөлфинур апа «Ана-Бөек исем» дип аталган китабын бүләк итте, — дип сөйләде мәдәният йорты директоры Мария Петрова.


Бәйрәм караңгы төшкәнче гөрләде. Читкә чыгып китүчеләр дә авылны онытмасыннар, еш кайтсыннар иде, диештеләр. Туган авылыңда тормышның кайнап торуы — күңелле күренеш. Авыл учагына утын өстәп тору — һәрберебезнең бурычы.



Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев