«Айбагыр»да ял итүче балалар үз журналларын чыгардылар
Быел да, һәр отряд «Айбагыр» тормышыннан кызыклы мәгълүматлар туплап, үзенчәлекле күп битле журнал чыгарырганнар.
Этносменаның беренче көненнән үк ял итүче балалар үзләренең отряд журналларын әзерли башлаган иделәр. Традиция буенча, алар аны «Туганайлар» редакциясе уздырган мастер-класс барышында һәр отрядтан берничә кеше залдагы жюри һәм балалар каршында тәкъдим итте. Арадан берсен генә дә «менә монысы шәп иде», дип аерып әйтеп булмый. 4 отрядның да журналы эчтәлекле. Йокысыз төннәр, күп көч кергәне сизелеп тора. Тик шулай да, урыннар билгеләргә кирәк иде.
Нәтиҗәдә, «Туганайлар» отряды чыгарган журналга беренче урын бирелде. Креатив, күп мәгълүмат сыйган һәм журнал форматында ясалган. Анда вожатый дәдәйләре, түтиләре турында мәгълүмат; «Айбагыр»дагы яңалыклар; этносменада узган мастер-класслар; Питрау, Олы көн турында язылган. Шулай ук, керәшен уен-кораллары, киемнәре турындагы язмалар урын алган.

Икенче урында — «Карендәшләр» һәм «Бер җөрәк» отрядларының журналлары. Икесе дә үзебезчә, чын керәшенчә булган. Керәшен киемнәре турында язмалар, җырулар, отряд тормышы язылган. Милли ризыкларыбызның рецептлары да бирелгән. Лагерьда ял итүче балалар «Айбагыр» турында хис-кичерешләрен дә язганнар.


«Ырудашлар» отряды журналына 3нче урын бирелде. Анда «Айбагыр» тормышы, анда ял итүче балаларның язмалары, йолдызнамә, кроссворд бирелгән. Санкт-Петербургтан килгән 12 яшьлек Максим Вятскинның үз шәһәрендәге тарихи урыннарны ясаган рәсемнәре дә бар.

Кыскасы, дүрт журнал да балаларның шулкадәр оста, яңалыклар уйлап табу сәләтләре зур икәнен күрсәтә. Һәркайсы эчтәлекле, рәсемнәргә, иллюстрацияләргә бик бай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев