Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр» лагеры дәдәй һәм түтиләрне җыя

Быел «Айбагыр» этносменасы 15нче тапкыр балалар өчен үз ишекләрен ачачак.

«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр эшлиячәк. Ул быел 15нче тапкыр оештырыла. Керәшен балалары өчен булган «Айбагыр» Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагерында узачак.

«Айбагыр» этносменасының җаваплы кешеләре — вожатыйлар, ягъни дәдәйләр һәм түтиләр.18 көн дәвамында алар отрядтагы һәр баланы үз энесе һәм сеңелесе урынына күреп, дуслашып, туганлашып бетә. Вожатыйларның һәрберсе ниндидер сәләткә ия: кемдер уен коралларында уйный, кайсысыдыр бии, рәсем ясый, ә кемнәрдер хәрби-патриотик яктан көчле. 

«Айбагыр» этносменасына инде әзерлек эшләре башланды. Беренче эш итеп, оештыручылар 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган кызлар-егетләрдән команда туплый. Болар: сменаның иң җаваплы кешеләре – вожатыйлар; күңелләргә музыка аша юл таба ала торган диджей һәм лагерь эшчәнлеген матур фото/видео аша күрсәтеп баручы SMM белгеч.

Ә️гәр дә син үзеңне «Айбагыр»ның бер өлеше, җаны итеп тоярга теләсәң, соңга калма, түбәндәге сылтама аша кереп гариза җибәр:

 https://forms.yandex.ru/u/69cf6eaa49363997e732927b/ 

Игътибар, гаризалар 30 майга кадәр кабул ителә.

«Айбагыр»лы җәй сине көтә!

Фото: Алина Кондратьва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев