«Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү башланды
15нче тапкыр оештырылачак «Айбагыр» этносменасы балаларны күңелле җәйге ялга чакыра.
«Айбагыр» этносменасы 23 июльдән 9 августка кадәр эшлиячәк. Керәшен балалары өчен булган «Айбагыр», соңгы еллардагы традиция буенча, быел да Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда уза. Этносмена быел 10-18 яшьләрдәге 104 баланы үзендә ял иттерәчәк.
Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының профильле сменалар смотрында катнашып, «Айбагыр» этносменасы да субсидия алу реестрына керә алган. Шунлыктан, путёвка бәясе дә чагыштырмача арзанрак. 18 көнлек ял өчен бер путёвка – 26 мең 100 сум.
Кызлары һәм улларының «Айбагыр» этносменасында күңелле ял итүләрен, бай мирасыбыз белән танышуларын, табигать кочагында физик чыныгу алуларын теләгән ата-аналар 31 майга кадәр гаризаларын юлларга тиешләр. Гаризаларны әлеге ссылка аша кереп тутырып җибәрергә кирәк.
Гаризалар һәм, гомумән, «Айбагыр» сменасы эшенә кагылышлы сораулар белән Аида Тукачовага (тел.: 89196236628) мөрәҗәгать итә аласыз.
Фото: Алина Кондратьва
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев