«Аякта — тишек чабата, йөрәктә — сугыш ярасы»:100 яшьлек Нина түти хәтирәләре
Тыл ветераннарының батырлыгын, фидакарьлеген беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Саба районының Кырбаш авылында яшәүче тыл ветераны Нина Константинованың истәлекләре дә шул авыр елларның бер күренеше.
Сугыш елларында ир-егетләр фронтта Ватанны саклаган булса, хатын-кызлар, балалар тылда авыр хезмәт белән илне «аякка бастырган». 1926 елның 10 маенда дөньяга килгән Нина Кирилловнаның, 100 яшенә карамастан, хәтере әйбәт сакланган. Аның сөйләвенчә, сугыш башланганда ул нибары 15 яшьлек кыз булган.
«Беренче классны Мичәнбаш мәктәбендә тәмамладым. Кырбашта мәктәп юк иде, шулай да Филиппов, Трофимов фамилияле укытучылар балаларга өйләрендә сабак бирде. Бишенче класска укырга Шәмәрдәнгә бардым. Тик, әни авыргач, укуны ташлап, эшли башладым. Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Айга бер тапкыр «сухой паек» бирделәр. Аякта — тишек чабата, мичкә ягу өчен чанага ботак төяп кайта идек. Сугыш башланган елны әнием мәңгелеккә күчте. Ә әтием фронтка китте, бу авыр еллар әле дә йөрәктән китми».

1941 елның көзендә, ил оборонасы эшенә китмәгәннәр, шул исәптән яшь Нина да, урманга эшкә алыналар. Алар, хәтта ир-атлар өчен дә авыр булган физик хезмәтбашкаралар. Соңрак, Нина җир сөрү, чәчү һәм урып-җыюда катнаша, ә кыш көннәрендә яңадан урман кисәргә туры килә. Олы яшьтәге хатын-кызлар агач кисә, ә яшүсмер кызлар киселгән агачларны чаналар белән, ике-өч километр ераклыктагы Шәмәрдән станциясенә ташыйлар. Барлык эшкул көче белән башкарыла, урманда бернинди техника булмый.
Ниһаять, 1945 елның язы килеп җитә, 9 май — Бөек Җиңү көне! 1946 елда сугыш ветераны Семен Прокопьевичка кияүгә чыга. Нина Константинова гомеренең күп өлешен Киров исемендәге колхозда эшли. Ире белән бергәләп өч кыз һәм биш малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Семен дәдәй 1987 елны мәңгелеккә күчә. Бүген Нина түти тормышның матурлыгына сокланып, балаларына һәм авылдашларына акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп, улы Анатолий хөрмәтендә яши. Калган балалары да кадерле кешеләренең хәлен белешеп торалар. Авылның ак түтиен күрергә авыл клубы җитәкчесе Надежда Черненко, җирлек башлыгы, мәктәп укучылары да бара. Ул, үз тормыш үрнәге белән, бар кешене дә сабыр булырга һәм туган илне яратырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев