95 яшьлек Тисия түти: «Авыр чакларны да җыру белән баса белә бит безнең халык»
Сарман районының Түбән Чыршылыда 95 яшен тутыручы Таисия Тимашева янында булдык. Ул үзенең авырлыкта узган яшьлек елларын искә төшереп утырды.
– Әни яшьтән бик нык авырды, барлык эш без 5 бала өстендә булды. Бик яшьли урман кисүдә катнаштым. Кышын – бәләкәй чана, җәен арба белән утын ташыдык. 22 яшендә авылыбызның ятим егете Арсентийны йортка керттем. Ике улыбызны үстердек, кызганычка, берсе 52 яшендә мәңгелеккә күчте.
Александр читтә яши иде, мин авырый башлагач, эшен калдырып яныма кайтты, мине карый. Иң зур сөенечем – 10 оныгым бар, балаларым бик акыллы. Элгәре авыл зур, күңелле, Питрау бәйрәм бик матур үтә иде. Ләкедән башланып, бездә – Түбән Чыршылыда дәвам итә. Уен-көлке, җыр-моң бер дә тынып тормый. Авыр чакларны да җыру белән баса белә бит безнең халык, – диде иркен агач йортта, яхшы тәрбиядә яшәүче Таисия түти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев