Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

2026 елда бала карау өчен больничныйның минималь күләме күпме булачак?

2026 елда бала карау өчен больничный түләвенең минималь күләме кимендә 27 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новостига Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский хәбәр иткән.

Ул искәрткәнчә, эш бирүчеләр ата-аналарга, стажга карамастан, балага җиде яшь тулганчы хезмәт хакының 100 процентын түли. Моннан тыш, йөклелек һәм бала табу өчен пособиене якынча 20 процентка арттыру планлаштырыла.

Гиринский шулай ук ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналар өчен гаилә салым түләвен кертү турында сөйләде. Аны балаларга 18 яшь тулганчы (көндезге уку бүлегендә укучы студентларга 23 яшь тулганчы) алырга мөмкин булачак. Түләүне алу өчен керемнең чик күрсәткече һәр төбәктә төрле итеп билгеләнәчәк.

Эксперт әйтүенчә, Россиядә шулай ук ана капиталы, бердәм пособие, 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен түләүләр, шулай ук гаиләләр өчен башка социаль ярдәм чаралары арту көтелә.

Элегрәк билгеле булганча, 2026 елда больничный буенча көнлек түләүнең минималь күләме, район коэффициентларын исәпкә алмыйча, 873 сумнан 967 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев