2025 елда пенсионерларның төрле ташламалар, компенсацияләр алу мөмкинлеге бар
Юристлар пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен искәртте.
Алар федераль (дәүләт бюджетыннан) һәм төбәкнеке була, дип яза ПРАЙМ.
Белгечләр әйтүенчә, шундый ташламаларның берсе: торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләгәндә ташлама (күләме төбәккә бәйле), дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү, күчемсез милек өчен салым йөкләнешен киметү, рецепт буенча бирелә торган даруларга түләү. Төбәк ташламалары яшәү урынына бәйле рәвештә үзгәрә.
Әйтик, 70 яшьтән узган пенсионерлар өчен капиталь ремонтка взносларны – 50 процентка, 80 яшькә җиткән кешеләр өчен 100 процентка киметергә мөмкин. Әлеге ташлама пенсионерның яшәү шартларына бәйле һәм аны норматив торак мәйданының төбәк стандарты чикләрендә генә куллана алалар, дип яза Прайм юристларга сылтама белән.
Милеккә салым ташламасына килгәндә, аны эшкуарлык эшчәнлеге алып барганда кулланылмый торган объект, шулай ук 6 сутыйлы җир кишәрлеге өчен түләмәскә була.
Төбәкләрдә шулай ук пенсионерлар җәмәгать транспортында ташлама белән яки бушлай йөри ала. Пенсионерлар билгеле бер егәрлектәге автомобиль өчен транспорт салымы да түләми (төбәктәге законнарга бәйле).
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев