1945 елны Берлиндагы Рейхстагка Җиңү байрагы беркеткән Григорий Булатовка Слободскида һәйкәл ачканнар
Батыр карендәшебез истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында шәһәр халкы белән беррәттән, Россия дәүләт думасының иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты председателе Василий Пискарев, Федерация советының оборона һәм иминлек комитеты председателе урынбасары Виктор Бондарев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов катнашкан. «РИА-новости» агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының шушы көнгә кадәр исеме мәңгеләштерелмәгән батыр солдатына үз туган ягында һәйкәл ачылуы — тарихи дөреслекнең торгызылуы, тантана итүе дә әле ул.
Кызылармияче Григорий Булатов 1945 елның 29 апрелендә немец-фашистлар белән ике арадагы каты бәрелешләр аша Берлиндагы Рейхстагка бәреп кергән сугышчылар төркемендә була. Шул данлы вакыйгаларның шаһиты булган сугышчан иптәшләре сөйләвенчә, Булатов «төрелгән Кызыл байракны култык астында яшереп алып бара». Григорий Булатов Кызыл байракны 30 апрель көнне 15 сәгать 35 минтутта Рейхстагка беркетә.
Ул чор сәясәтенә туры китереп, Рейхстагка Кызыл байрак кадаучылар буларак, Алексей Берест, Михаил Егоров, Мелитон Кантария исемнәре рәсми рәвештә тарихка кереп кала. Әмма соңыннан Кантария әле үзләре беркеткәнгә кадәр үк, инде 30 апрельдә Рейхтаг өстендә Кызыл байрак җилфердәгәнен әйтә.
Ватанны саклаучылар елындагы бу зур вакыйга уңаеннан, батыр Григорий оныгының оныгы Демид Булатов һәйкәлдәге образ белән үз бабасы арасында охшашлык барын әйтә.
«Минем бабай — батырлыкның һәм ныклыкның үзе. Мин аның нәсел дәвамчысы булуым белән горурланам һәм аңа лаеклы алмаш булырга омтылам. Аның батырлыгы турында үз балаларыма да сөйләячәкмен», — дигән ул.
Һәйкәлдә Григорий Булатовның Рейхстагка Кызыл байрак беркеткән мизгеле чагылыш тапкан. Аның образын һәйкәлгә күчерү өчен скульптор гаилә альбомындагы һәм башка фотографияләрдән файдаланган.
Тантана барышында батыр якташлары Булатовны һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев