Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

1 сентябрьдән хуҗасыз кишәрлекләрне тартып алуның яңа критерийлары кертелә

Өч ел дәвамында билгеләнеше буенча файдаланылмаган дип танылган дача һәм башка кишәрлек хуҗаларына башта кисәтү, ә аннары 50 мең сумга кадәр штраф һәм җирне тартып алу янаячак.

Россиядә 1 сентябрьдән җир кишәрлекләренең файдаланылмавын билгеләүче критерийлар гамәлгә керә. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең элегрәк имзаланган карарына сылтама белән ТАСС искәртте.

Җир кишәрлеге түбәндәге очракларда ташландык дип танылачак:
• территориянең яртысыннан артыгы көнкүреш калдыклары һәм чүп-чар белән капланган, территория елдан артык җыештырылмаган;
• төзелеш өчен билгеләнгән җирләрдә төзелеш корылмалары юк;
• шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җирдә җиде ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында шәхси йорт төзелмәгән;
• кишәрлектә өлешчә җимерелгән корылмалар бар, ә территория хуҗасы ел дәвамында аларны ремонтлауга керешмәгән.

РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров элегрәк аңлатканча, таләпләрне беренче тапкыр бозган өчен кисәтү генә ясала, тик аннары кишәрлекне тәртипкә китермәгән яки моны вакытында эшләмәгән хуҗага 20-50 мең сум штраф салыначак.

Әгәр милекче ярты ел дәвамында территориядә тәртип урнаштырмаса, Росреестр вәкаләтле органга кишәрлекне тартып алу турындагы эшне судка җибәрү өчен хәбәрнамә юллаячак, соңыннан кишәрлек ачык сатулардан сатылачак.

Россиядә җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы закон 2025 елның 1 мартыннан гамәлдә. Ташландык территория хуҗасының аны үзләштерү өчен өч ел вакыты бар. ТР Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский сүзләренә караганда, хәзер һәр бакчачылык ширкәтендә ташландык кишәрлекләрнең хуҗалары табыла башлаган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев