Татьяна Голикова коронавирус пандемиясе аркасында ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова коронавирус пандемиясе аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Эшләми торган көннәр кертү турындагы карар иртәгә, 20 октябрьдә, РФ Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән булган киңәшмәсендә кабул ителәчәк. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.
Нет комментариев