Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTIK»лар Габдулла Тукайның туган көненә яңа җыр әзерләде

Туган тел көнендә шагыйрьнең «Бала белән күбәләк» җырына яңа клип чыкты.

Татарстанда бөек шагырь Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел бәйрәме үткәрелә.

«Узган елда «СалаваTIK»лар танылган җырчы Филүс Каһиров белән «Туган тел» җырын башкарган иде. Бер ел эчендә YouTube каналда «Туган тел» 92 мең карау җыйды. Быел Тукаебызның «Бала белән күбәләк» җырын сайлавыбыз юкка гына түгел: балалар бакчасында иң беренчеләрдән өйрәнелә торган композиция, татар балалары гына түгел, башка милләт сабыйлары да яратып башкара. «Бала белән күбәләк» гади генә булса да, бик моңлы җыр», - ди «СалаваTIK»лар төркеме җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.

Клипта Яңа ел бәйгесендә җиңүче нәни тамашачы 4 яшьлек Дилә Төхвәтуллина да катнашты. Ул күбәләк ролен башкарды.

Төхвәтуллиннар гаиләсе «Салават күпере» журналын Диләгә 2 яшь булганда ала башлый. «Хәзер инде ел саен яздырабыз, журналның һәр санын кадерле кунак итеп көтеп алабыз. Ябыштыргычларны аеруча ярата кызым», – ди Диләнең әнисе Айгөл Төхвәтуллина.

Әлеге гаилә өчен «СалаваTik»лар белән беренче танышу «Салават күпере» журналы аша булды. «Иң яраткан җырларыбыз – «Лап-лап» һәм «Әпипә». Яңа ел концертын да түземсезлек белән көтеп алдык. Җитмәсә шунда, лотереяда катнашып, клипта төшү бәхете елмайды. Бу хәбәрне кызым бик куанып кабул итте. Клипта төшү көнен дә түземсезлек белән көтеп алды. Ә видеога төшерү вакытында «СалаваTIK»лар белән якыннан танышып, Сәрбиназ (песи образы) һәм Сәидә (юлбарыс образы) белән дуслашып та өлгерде. Клипта безгә төп рольне – күбәләк образын башкарырга куштылар. Рольгә керү өчен күлмәкләр сайлап, чәчләр ясаганыбыз, съемкада  катнашуыбыз – күңелле  балачак хәтирәсе булып истә калачак», – ди Айгөл Төхвәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев