Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ышансаң-ышан

Олы дини бәйрәмнәр алдыннан халыкта элек-электән сынамышлар, ышанулар күп булган. Олы көнгә багышланганнары да байтак.

Бәйрәм алдыннан ярый-ярамый торган эшләр дә җитәрлек. Әлеге хуплау, тыю чаралары күпмедер дәрәҗәдә тәрбия чарасын да үтәгән. Табигать белән бердәм булып көн итәргә өйрәткән. Чынлап та, чын күңелдән сораганга, ышангангамы - аларның байтагы тормышка да ашып куя бит әле.

* Кече атна (Чистый четверг) көнне салкын су белән юынсаң әйбәт була, дип саналган. Салкын су бар авыруларны юып төшерә, сәламәтлек һәм матурлык алып килә, дип ышанганнар. Юынганнан соң сөртенгән сөлгене кияүгә чыкмаган кызлар Пасхада хәер сораучы берәүгә бирергә тиешләр икән. Шулай итсәң, кияү озак көттермәс, ди.

* Акчаң булып торсын дисәң, булган барлык акчаңны өч тапкыр санап чыгарга кирәк. Болай эшләү алдагы елда муллыкта яшәргә булышачак.

* Олы көндә сугылган чаң тавышы бик зур көчкә ия, дип санала. Чаң сугылганда мул уңыш, семьяга тынычлык һәм җай сораганнар. Кызлар исә чибәр, бай кияү теләгәннәр. Чын күңелдән соралган булса, теләкләр һичшиксез тормышка ашачак.

* Элек кече атна көнне барлык семья членнары чеметеп тоз алган һәм аны бер пакетка салганнар. Бу тоз алга таба дәваланырга тотылган, аннан саклагычлар (обереглар) ясаганнар. Ә Олы көн алдыннан, пятница көнне алынган көл белән эчкечелектән дәвалаганнар һәм аны күз тиюләрдән файдаланганнар.

* Пасха төнендә яки иртән иртүк чишмәдән алынган су, ару су кебек, дәвалау көченә ия, дип санаганнар. Тик су алып кайтканда сөйләшергә ярамаган. Әлеге су белән бергә бәхет һәм муллык килсен диеп, аны өйгә һәм амбарларга сибеп чыкканнар.

* Кызлар өчен дә Пасха атнасы ышанулары күп булган: терсәгеңне бәрсәң - сөйгәнең искә ала; ашыңа чебен төшсә - очрашуга; кашларың кычытса - сөйгәнең белән очрашуга дип исәпләгәннәр.

* Бала табасы килгән яшь киленнәр иртән Пасха келәвенә барганнар. Йомыркалар һәм куличларны аруландырганнар. Шуннан соң Ходайдан теләкләренең тор- мышка ашуын сораганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев