Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ураза ашлары: кәбестә котлеты, кишерле бәрәңге

Ураза тотучыларга берничә рецепт.

Кәбестә котлеты
Котлет ясау өчен, 1 килограмм кәбестә, башлы суган, 2 кисәк сарымсак, яртышар стакан он һәм манный ярмасы, 100 грамм сохари вагы, тәменчә тоз, тәмләткеч үләннәр кирәк.

Кәбестәне турыйбыз һәм кайнап торган суга салып, 10 минут пешерәбез. Суына төшкәч, ит тарткыч аша чыгарабыз (хасил булган сыеклыгын түгәбез). Сыттырылган сарымсак, вак итеп туралган суган, тоз һәм тәмләткеч үләннәр кушып болгатабыз. Манный ярмасы өстәгәч, тагын болгатабыз һәм котлетлар ясап, сохари вагында әвәлибез, кызган майлы табага салабыз. Ике ягын да кыздырабыз.

Кишерле бәрәңге
Кишерле бәрәңге пешерү өчен, 7 данә бәрәңге, 1 кишер, 1 башлы суган, 3 кисәк сарымсак, 1 лавр яфрагы, 4-5 бөртекле кара борыч, паприка, тоз, тәмләткеч яшел үлән алабыз.

Бәрәңгене, кабыгыннан әрчеп, эре итеп турыйбыз. Суганны ярым боҗра итеп турап, алтынсу саргылт төскә кергәнче майлы табада кыздырабыз һәм кыргычта уылган кишер өстәп, кыздыруны дәвам итәбез. Бераздан бәрәңге салабыз, тоз, паприка сибәбез һәм яшелчә күмелерлек итеп, кайнап торган су өстибез. Сүрән утта томалап пешерәбез. Лавр яфрагы салып, тагын 5 минут тотабыз һәм сыттырылган сарымсак, туралган тәмләткеч үлән өстибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев