Әлеге камыр бик күп ризыклар пешерергә ярый.
Кирәк булачак: 1 стакан кайнап торган су, ярты чәй калагы тоз, 2 стакан он, 3 аш калагы сыек май, 3 күкәй.
Кайнар суга тоз салып, тиз-тиз генә болгатырга. Әзрәк суына төшкәч, сыек май, күкәй салып, камырны әйбәтләп басып бетерергә дә, бераз ял иттерергә.
Мантый белән пилмәнгә дә, чебурекларга да, эчлек салып пирог ясап духовкага куйган очракта да бик тәмле килеп чыга. Мантый, пилмән ябыштырганда да ачылып китми. Камырны алдан ясап, морозилкада сакласагыз да була. Кирәк булганда алдан алып, җебетәсе генә була.
Нет комментариев