Питрау сынамышлары бик күп халыкларга таныш:
Питрау үтә - җәй үтә.
Питраудан соң кошлар да сайрамый.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Булса аяз Питрау көн - булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы - кырда печән черүе.
Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса - озак булыр.
Бу көнне көн эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.
Иртән яңгыр яуса - ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса - ашлык мул булыр.
Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.
12 июль көне буе кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.
Нет комментариев