18-20 сентябрьләрдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бара. Өч көн дәвамында карендәшләребез актив булып үз тавышларын бирәләр.
Бердәм сайлаулар көннәрендә Татарстанлылар иртән-иртүк гаиләләре белән сайлау участокларына барып, үз тавышларын бирергә ашыга. Бу көннәрдә тирә-якта да бәйрәм рухы.
Зәйдә район буенча урнашкан сайлау участокларының торышын Зәй район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин үзе барлап чыккан. Сайлау участокларында булып, җирле халыкның фикерен алышып, аларның һәркайсы белән аралашкан.
«Сайлаулар — һәр гражданның иң мөһим хокукларыннан берсе. Бу процесс аша без илнең киләчәген билгелибез, законнар чыгару органнарына вәкилләр сайлыйбыз. Һәр тавыш кадерле, һәр гражданның фикере мөһим. Петр Сергеевич һәр җирлек өчен җан атып тора. Аның төпле фикерләре, киңәшләре эш дәвамында бик ярдәм итә. Сәвәләй җирлегендә урнашкан сайлау участогының нәтиҗәләрен хуплады. Сайлау көне — ул бары тик сәяси вакыйга гына түгел, ә халыкларның бердәмлеген, туган телнең һәм мәдәниятнең байлыгын күрсәтү мөмкинлеге дә. Жирлектәге сайлау участокларында бу традиция аеруча матур чагыла. Сәвәләй мәдәният хезмәткәрләре сайлаучыларга үзләренең матур жырларын буләк итте, — дип хәбәр итте Сәвәләйдән Ләйлә Сабаева.
Әлмәт районының Кәләй авылында «Кәләем» халык фольклор ансамбле тавыш биреп кенә калмыйча, кәләйлеләргә бәйрәм бүләк иткән.
«Ансамбль солистлары сайлау участогына керәшен киемнәреннән килделәр. «Кәләем» ансамбленең 50 еллык тарихы бар. Бу ансамбль керәшеннәрнең мәдәни кодын саклый һәм аны яшь буынга «Асыл бизәк»коллектив-иярчене аша тапшыра», – дип язды кәләйлеләр.
Фотолар: Ләйлә Сабаева; Кәләй авыл җирлеге төркеме.
Нет комментариев