Тешләрне ничек сакларга, дигән сорау бик күпләрне борчый. Теш табиблары, иң беренче эш итеп, теш щеткасын дөрес сайларга кирәк, дип җавап бирә.
Шуңа да түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз:
- Теш щеткасын 3 айга бер тапкыр алыштырыгыз.
- Сыйфатлы теш щеткасы катлауларга аерылмый, аның кыллары коелмый һәм очсыз да тормый.
- Теш щеткасын махсус кибетләрдән яисә даруханәләрдән алыгыз.
- Теш щеткасын сайлаганда тешләрнең үзенчәлекләрен исәптә тотыгыз. Пломбалы тешләргә – уртача катылыктагы (медиум), сизгер тәнлеләргә – йомшак (софт), ә сәламәт тешле кешеләргә каты (хэрд) теш щеткасын сайларга киңәш ителә.
- Теш щеткасының кыллары очлы түгел, ә түгәрәк булса яхшырак, чөнки ул казналыкны җәрәхәтләми.
- Кыллары синтетик материал – нейлоннан ясалган гади теш щеткалары сыйфатлырак була.
- Кыллары табигый тукымадан ясалган теш щеткаларында бактерияләр күп үрчи, андый щетканың кыллары да тиз сына.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев