Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле ни төрле

Күңел белән чистарынабыз

28 ноябрьдә Рождество уразасы башлана. Кышкы ураза православие динендәгеләр өчен Рождествога әзерлек булып тора. Ул 6 январьга кадәр дәвам итәчәк

Рождество уразасы христиан диненең элекке елларында барлыкка килде. Дүртенче гасырда ук кайбер изгеләр аның турында язып калдырганнар. Башта уразаны кайбер христианнар җиде көн тоткан, кайберләре  40 көнгә кадәр. 

Рождество уразасы елның иң соңгы күпкөнлек уразасы булып санала. Бу вакытта кеше Ходай белән якыная һәм Рождество бәйрәменә әзерләнә башлый. Шулай ук ураза тотучы мохтаҗларга да ярдәм итәргә тиеш. Православие динендәгеләр Ходайдан җазыкларын кичерүен сорый, ул кушканнарны үти, рухи яктан чистарына.

Нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

Ураза вакытында ит, сыр, сыер маен, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, балык ашарга ярамый. Рождество уразасы кагыйдәләре Питрау көне алдыннан кебек җитди, моннан кала дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга балык, шәраб куллану тыела. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе ризыкны үсемлек маенда кыздырыла яки пешерелә.

20-25 декабрьдә ураза көчәйтелә, Яңа Ел бәйрәменә кызыгып, Рождество уразасын бозмаска, телевизор карамаска, күңел ачу чараларына йөрмәскә, золымнар эшләмәскә, ачу сакламаска киңәш ителә. Җазыкларны кичерүне сорамаган, рухын чистартырга тырышмаган кешеләрнең уразасы диета гына булып кала.

 

Рождество уразасы өчен рецептлар тәкъдим итәбез

Бәрәңге һәм дөгедән кыздырылган кәтлит

Моның өчен:

- 500 грамм бәрәңге,

- ½ стакан дөге,

- 2-3 кишер,

- үсемлек мае, тоз кирәк.

Бәрәңгене чистартырга, пешерергә, эре  угычтан уарга. Дөгене аерым пешерергә. Вак итеп туралган суганны һәм кишерне үсемлек маенда кыздырырга, бәрәңге һәм дөге белән бутарга, тоз сибәргә, тагын бутарга. Кәтлит ясарга, ике яктан кыздырырга.

Гөмбәдән рагу

Рагу өчен: 200 грамм макарон, 3 буш суган, 500 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 банка кукуруз,  кечкенә кисәк имбирь кирәк.

Макаронны пешерергә һәм юарга, суганны ярым боҗралап турарга, гөмбәне зур булмаган кисәкләргә кисәргә. Гөмбәне суган белән кыздырырга, кыздырып бетергәндә кукуруза кушарга. Имбирьне чистартырга, вакларга. Макаронны гөмбә, суган һәм кукуруз белән бутарга, имбирь кушарга һәм 10-15 минут әкрен утта кайнатырга.

Туган як

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев