Файдалы киңәшләрне сынап кара
Төрледән-төрле ни төрле

Файдалы киңәшләрне сынап кара

Ашар алдыннан су эч – озак картаймассың.

*Алма аша – ул холестеринны куа.

*Сынган урыннар тизрәк төзәлсен дисәң – йомырка кабыгы аша.

*Аяк табанын лимон белән ышкы – эчеңә авыру кермәс.

*Йокың начар булса, башың авыртса – ике кисәк кәбестә аша.

*Ир-ат олыгайган саен, суганны күбрәк ашасын.

*Томау төшсә, йөткерү башланса, баш авыртса – суган белән бал аша.

*Артроз һәм аякларны көзән җыеру – киез итектән курка. Эченә борчак салып та йөрсәң, тагын да шәп!

*Тукланганнан соң бер кисәк сыр чәйнәп куй – тешләрең сәламәт булыр.

*Аягыңда гөмбә авыруы булса – үлән өстендә яланаяк йөр.

*Кишер сабагын чәй итеп эч – геморройдан котылырсың.

*Йөткерсәң – каен суы белән сөт катнашмасын эч.


Нет комментариев