Төрледән-төрле ни төрле

Банан кабыгы гөлләргә файдалы

Кибеттә сатыла торган бүлмә гөлләре өчен кыйммәтле ашламалар урынына – банан кабыгы бар.

Мондый ашламаны теплицага чыгарып утырта торган үсентеләр өчен дә кулланырга була. Моның өчен 3 литрлы банкага 3 банан кабыгын турыйбыз һәм су белән тутырабыз. 3 — 10 көн дәвамында тотабыз. Аннан сөзеп, 1:1 исәбеннән чиста су кушабыз.

Ашлама әзер! Монда азот, калий, фосфор, кальций, магний бар, ашлама гөлгә дә, туфракка да уңай йогынты ясаячак.


Нет комментариев