Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Апрель аенда бакчада нинди эшләр эшләргә?

Бакчачыларга берничә киңәш.

Кар эреп беткәннән соң, көздән утыртылган суган һәм сарымсак өсләренә ябылган япманы ачарга онытмагыз.

Агачлардагы көздән калган җимешләрне дә коеп төшерергә кирәк булыр, чөнки алар җимеш череге яки монилиоз кебек авыру чыганаклары булып тора. Алар бакчага таралмасын өчен, кабыкны кыргыч белән кырганда, җиргә пленка җәегез. Күләгәле урыннардагы карны исә тизрәк таратып ташлагыз.

Апрельдә алмагач, груша, слива, чияне утырта аласыз. Җир яхшы җилләп өлгерсен өчен, чокырларны агачлар утыртуга ике атна кала казып куялар. Һәр чокырга ике-өч чиләк черемә яки таркалган торф-тирес компосты салыгыз. Минераль ашламалар кертергә кирәкми. Аларның үсемлекнең җайлашып үсеп китүен кыенлаштыруы ихтимал.

Роза чәчәкләрен, виноградны, җиләк өсләрен ачыгыз, югыйсә, алар чери башларга мөмкин. Розаларны ачканда, аларны игътибар белән карагыз һәм, тимгелле урыннар күрсәгез, андый ботакларны сәламәт урынга кадәр кисегез. Әгәр ботаклар калын булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.

Суган орлыгын да утыртуга апрельдә әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлык — якынча 2 см, әгәр ул эрерәк булса, яшел кыякка китәчәк. Суган кыякка китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена бүлмә температурасы 25 градустан җылырак булган урында яки радиаторлар янында җылытырга кирәк. 

Суганны утыртканнан соң, түтәлне валик яки такта белән тыгызлатып чыгарга кирәк — бу гади агротехник алымны күп кенә тәҗрибәле бакчачылар куллана.

Май бәйрәмнәрендә үк яшел тәмләткечләрдән беренче уңыш алу өчен теплицада җир эрүгә редис, укроп һәм петрушка чәчегез.

Туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый.

Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерүче кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев