Коймакларыгыз тагын да тәмлерәк, күпереп торсын дисәгез, әлеге 5 ысулны саклап куегыз.
- Суга басылган камырдан коймак бигрәк тә күпереп, тәмле булып пешә. Мондый коймакны пешерүе дә җиңелрәк.
- Коймак матуррак — кызарыбрак, челтәрләнебрәк пешсен өчен онны иләгәч, бераз «ял иттерергә» һәм шуннан соң гына камыр изәргә кирәк.
- Суга тоз салып болгаткач кына он өстәргә. Болай эшләгәндә, камыр төерчекләнмәячәк.
- Коймак өчен чи чүпрә әйбәт. Шулай ук тоз һәм шикәр комының чамасын белү шарт. Тозы күбрәк булган камыр начар әчи, шуңа күрә коймаклар төссез килеп чыга. Ә инде шикәр комын күбрәк салган очракта коймак тиз искерә.
Нет комментариев