Тукранбаш (клевер) файдасы: инфекциягә каршы көрәшә, метоболизмны яхшырта
Халык медицинасында бу чәчәк нигезендә ясалган дарулар киң кулланыла, чөнки бик күп авырулардан шифасы бар.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен менә дигән шифа. Кырда үсүче кызыл тукранбашны кан тамырларын ныгыту һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшырту өчен кулланалар. Ул югары кан басымы белән интегүчеләргә дә ярдәм итә. Моннан тыш, тикшерүләр күрсәткәнчә, холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә, ЛПНП ягъни зыянлы холестерин күләмен киметә.
Канны сыеклау үзлегенә дә ия. Кан йөрешен яхшырта. Тромблар барлыкка килү куркынычын киметә. Тукранбаш тромбозлар, атеросклероз һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатыннан кулланалар. Ул канны һәм лимфаны токсиннардан чистарта, капиллярлар һәм кан тамырлары стенасын ныгыта.
Колаклар һәм баш шаулаганда тукранбаш чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк. Моның өчен чәй пешергән кечкенә чәйнеккә берничә данә чәчәкне салып, һәркөнне чәй белән кушып пешерергә кирәк.Бер атна эчтем дә, ярдәм итте дигән сүз түгел, озаклап шулай эчәргә кирәк. Шулай иткәндә, бу чәчәкнең файдасын күрерсез.
Тукранбашның хатын-кыз сәламәтлегенә файдасы, аның гинекологик авырулар вакытында хәлне җиңеләйтергә ярдәм итүендә. Аны кушып ясалган төнәтмәләр һәм чәйләр гормональ фонны тигезли һәм авыртуны киметә. Климакс вакытында да хәлне җиңеләйтә.
Бу үсемлекнең ирләр организмына да файдасы зур. Тукранбаш табигый афродизиак булып тора. Даими кулланганда, чәчәк потенцияне яхшырта. Үсемлекнең кан тамыр ларына уңай йогынтысы ирләрне инфаркт һәм инсульттан саклый.
Халык медицинасында бу чәчәк нигезендә ясалган дарулар киң кулланыла, чөнки бик күп авырулардан шифасы бар: иммунитетны күтәрә, организмны чистарта, бавырга бик файдалы, ялкынсынуны киметә, инфекциягә каршы көрәшә, метоболизмны яхшырта һәм ашказаны-эчәклек эшенә ярдәм итә, кан тамырларын ныгытып, йөрәк авыруларын кисәтә, шулай ук, холестериннан файдалы, чәч һәм тире халәтен яхшырта, псориаз, гөмбәчекләр һәм экзема булганда зарарлансызландыра, ялкынсынуга каршы көрәшә.
Тик чама хисен тукранбашны кулланганда да онытырга кирәкми! Кемгәдер файда бирсә, икенче берәүгә ул зыян салырга да мөмкин. Операциягә керергә җыенучыларга аеруча сак булырга кирәңәш ителә. Тукранбаш канны сыегайту үзлегенә ия. Әлеге үсемлекне эчкән кеше, операция барышында күп кан югалтырга да ихтимал. Гормонга бәйле организмда шешләр булганда, йөклелек вакытында кулланырга рөхсәт ителми.
Тукранбашны эчәр алдыннан, иң элек табиб белән киңәшләшергә, кан составын тикшертергә кирәк. Бары шуннан соң гына әлеге табигать шифасыннан файдаланырга була. Үзегезгә үзегез зыян эшли күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев