Өзеп яки кисеп алган укларны ташларга ашыкмагыз. Алардан бик тә тәмле тәмләткечләр әзерләргә була.
Кирәк булача: сарымсак «ук»лары — 150 грамм, көнбагыш мае — 50 мл, соевый соус — 50 мл, бер чеметем тоз һәм борыч
Сарымсак «стрелкалары»н әйбәтләп юабыз, аны кисәкләргә бүләбез. Блендрга сарымсак, тоз һәм борыч салып, 1-2 минут туратабыз. Килеп чыккан массага соевый соус һәм май салып, пюре кебек булганчы блендр ярдәмендә туглыйбыз. Банкаларга салып, 1-2 сәгать суыткычта тотабыз. Соус әзер!
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев