Октябрьдә бакча эшләре
Җимеш бирә торган агач-куаклар кышны имин чыксын өчен, көз азагында бакчаны тиешенчә әзерләргә кирәк.
* Уңышны җыеп бетергәннән соң, җиләкләрне, җимеш куакларын фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландыралар. Бу аларга суыкка бирешмәскә ярдәм итә.
* Агач-куаклардан яфраклар коела башлагач та, бакчадагы барлык үсемлекләргә дымы җиргә ныклап сеңәрлек итеп су сибәргә. Болай эшләгәндә, дымлы туфрак агачларның, җиләк-җимеш куакларының тамырларын кышын һава торышы кинәт кенә үзгәреп киткәндә дә өшүдән саклаячак.
* Көз азагында агач ботакларында калган кипкән җимешләрне, җиргә коелганнарын да җыеп алып яндырырга онытмаска. Алар гөмбә авырулары, төрле инфекция чыганагы булырга мөмкин.
* Көзен бакчадагы җиләк-җимеш агачларын карап, зарарланган һәм корыган ботакларын (агач кәүсәсенә якын итеп) кисеп чыгарга. Кура җиләгенең быел уңыш биргән ботакларын төбенә кадәр кисеп алырга. Киселгән урыннарын бакыр купоросы эремәсе белән сөртеп, акбур кушылган «садовый вар» сылап куярга.
* Зарарланган ботакларын кисеп бетергәч, агачларны һәм агач төпләрен гөмбә авыруларына каршы — инсектицидлы, ә корткыч бөҗәкләргә каршы фунгицидлы эремә белән эшкәртергә.
* Ике-өч көннән соң, агачларның беренче аскы ботакка кадәрге кәүсәсен бияләйле кул белән сыпырып, иске кайрысы коелгач, махсус акбур-буяу белән агартырга. Бу агачларны кимерүчеләрдән дә, өшүдән дә саклый.
Тотрыклы салкыннар башланыр алдыннан, яшь агачларның һәм куакларның тамырларын суыктан саклау өчен, агач төпләрен — пычкы чүбе, салам, нарат күркәләре, көнбагыш, кукуруз сабаклары шикелле табигый материал белән капларга. Аларга тычканнар ияләнмәсен өчен, дегет сабынын кыргычта уып, шуны сибәргә. Тычканнардан, куяннардан саклау өчен, яшь агач кәүсәсенә, инәләрен аска каратып, нарат я чыршы ботагы бәйләп куярга да була.
Юлия Губина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев